Логотип
Яңалыклар

«Сез кем өчен тавыш бирдегез?»: сораштыруда 17 мең кеше катнашкан

Бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне булды. Ул инде ахырына якынлашты – якынча нәтиҗәләрне ясарга да мөмкин.


«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан (Идел буе)  федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры, социология фәннәре докторы  Мария Юрьевна Ефлова  «Exit-pool» социаль  тикшеренү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Республиканың тавыш бирү участокларыннан тавыш биреп чыгучы 17 мең кешедән сораштыру үткәргәннәр. Сораштыру Казандагы барлык участокларның 30 процентында, республиканың башка шәһәрләрендәге барлык участокларның 42 процентында, авыл җирендәге  участокларның 28 процентында үткәрелгән. «Сез кем өчен тавыш бирдегез?» дигән сорауга сораштыручыларның 60 проценты җавап биргән. 

Халыкның сайлауга килү күрсәткече 79-81 процент булыр дип фаразлана.

«Экзит-пол тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Рөстәм Миңнеханов – 89,1 процент, Хафиз Миргалимов – 4,5, Виталий Смирнов – 1,5, Руслан Йосыпов 3,9 процент тавыш җыйды», – дип хәбәр итте Мария Ефлова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар