Логотип
Яңалыклар

Сөембикә»гә язылучылар арасында кемнәр бүләкле булды?

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2020 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылучылар арасында «Язылган өчен мотоблок һәм башка бүләкләр от» акциясе игълан иткән иде.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2020 елның икенче яртыеллыгы өчен  газета-журналларга язылучылар арасында «Язылган өчен мотоблок һәм башка бүләкләр от» акциясе игълан иткән иде. Анда катнашучы абунәчеләр «Татмедиа»гә кергән редакцияләр тарафыннан чыгарыла торган басмаларның кимендә икесенә – журналга һәм газетага язылырга тиешләр иде. Призлар арасында өч үтүк, өч блендер, йөз литр бензин алуга өч сертификат, ике тузан суырткыч, ике планшет, телевизор бар иде. «Төп приз – мотоблок булачак», – дип вәгъдә ителде.
Ниһаять, җиңүчеләр билгеле! 
Һәм иң күңеллесе – алар арасында безнең «Сөембикә» журналына язылучылар да бар! 
Менә кемнәр «Сөембикә»не сайлады һәм бүләкле булды:
 
1. Мөслимә ФӘХРЕТДИНОВА (Балтач районы) – үтүк;
2. Людмила БОГДАНОВА (Нурлат районы) – блендер;
3. Фәһеметдин ХАСАМИЕВ (Саба районы) – 100 литр бензин алуга сертификат.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Безне сайлаганыгыз өчен рәхмәт барыгызга да. 
Күрдегезме, «Сөембикә» сезгә уңыш китерде!  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар