Логотип
Яңалыклар

«Сөембикә»гә языл һәм сәлам юлла

Бүгеннән башлап «Казан» агропаркында һәр шимбә саен иртәнге сәгать 9дан көндезге 12гә кадәр газета-журналларга язылырга һәм «Татар радиосы» аша туганнарга, якыннарга сәлам юлларга мөмкин булачак. Шундуй ук акцияләр  шимбәләрен кичке якта – сәгать 16дан 19га кадәр «Кольцо» сәүдә үзәгендә дә узачак: анда матбугатка язылучыларны «БИМ Радио» диджейлары көтә. «Татар радиосы» һәм «Татмедиа»ның уртак проекты бу.
 
Бүген иртәнге сәгатьләрдә «Казан» агропромпаркы гөрләп торды. Сатып алучыларны анда «Татмедиа»га караган  газета-журнал редакцияләре һәм «Татар радиосы»  диджейлары каршы алды. Газета-журналга язылган һәркем радио аша бушлай сәлам да юллый ала иде. 



«Сөембикә» журналына иң беренче булып Равил абый Галәветдинов язылды. «Моңарчы журналыгызны гел алдырдык, – диде ул. – «Сөембикә»гә соңгы елларда гына язылып булмады. Ошатмаганга түгел, җае чыкмаганга. Моннан соң гел язылырбыз инде. Кунакка барганда күчтәнәч итеп тә алып барып була бит аны, шундый матур чыга ул». 



 «Майский» совхозы сатучысы Чулпан Гыймадиева да журналга язылып китте. «Ел саен журналга язылмый калганым юк, – диде ул. – Тумышым белән Буа районы Кырык Сайдак авылыннан мин. Якташларыма кайнар сәлам!»

Редакция дә чарага буш кул белән бармады: һәр язылучыга «Сөембикә» журналының соңгы саннарын һәм баш мөхәрриребез Ләйсән Юнысованың «Кирелегем» дигән шигырьләр җыентыгын бүләк иттек. (Сөләйман Шакиров дигән шигырьгә мөкиббән бер укучыбыз, ул китапны яныбызга утырып  укып бетереп үк китте. «Йөрәккә сары май булып ятты», – диде. Журналны аларга кызы яздырып бүләк итә икән).

«Язылу лихорадкасы» дигән уртак проектның беренче көне шулай узды. Ул әле ай буе дәвам итәчәк. Проект кысаларында «Сөембикә» журналын кемгәдер яздырып бүләк итсәгез һәм өстәвенә ул якын кешегезгә «Татар радиосы» аша сәлам дә юлласагыз – икеләтә бүләк килеп чыгачак. Көтелмәгән бүләк!

Киләсе шимбәдә тагын очрашырбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар