Логотип
Яңалыклар

«Сөембикә» журналына 20 процентка арзанракка язылырга мөмкин!

26 февральдән 7 мартка кадәр «Россия почтасы» газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәрә. Әлеге ункөнлектә, федераль массакүләм мәгълүмат чаралары белән беррәттән, төбәкнекеләр дә катнаша. Төбәкләрдә чыгучы газета-журналларга узган яртыеллыкта булган язылу бәясеннән дә арзанракка язылып булачак. Бу вакыт эчендә журналга язылучыларга «Сөембикә» 10 процент ташлама ясый.

«Россия почтасы» исә язылу барышында федераль басмаларга тагын 5 процент, төбәктәге басмаларга 10 процент ташлама вәгъдә итә. Димәк, «Сөембикә» журналына 20 процентка арзанракка язылырга мөмкин! (Узган яртыеллыкта язылу бәясе 369 сум иде).

Исегезгә төшерәбез: хәзер «Сөембикә» журналының электрон версиясенә дә язылырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар