Логотип
Яңалыклар

«Сөембикә» – яшьләр янында

Күптән түгел Казанның сәүдә-кулинария һөнәри лицеенда укучы яшьләр белән очрашуда булдык. Яшьләр кайда да яшьләр инде – алардагы энергия, алардагы идея!  «Сөембикә» журналы да чит түгел икән үзләренә. «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә журналда басылган язмаларны файдаланабыз, укучыларга тәрҗемә итәргә дә бирәбез, «Сөембикә»дәге язмалар яшьләр өчен дә кызыклы», –  диләр училищеда татар теле һәм әдәбияты укытучылары Рәдисә Хәйруллина һәм Гөлшат Ибраһимова. Алар үз укучыларын да әдәбиятыбызга, тарихыбызга, мирасыбызга игътибарлы кешеләр итеп тәрбияләргә тырыша. Татар теле кабинетындагы «тарих киштәсе» әнә шул хакта сөйли.

Фото: Лариса Маликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Суга кирәгенән артык сокланырга да кушылмый әле безнең халыкта нишләптер...

    Хәзер укыйлар