Логотип
Яңалыклар

​Сайлаулар вакытында закон бозулар күзәтелмәде

ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә журналистлар каршында халыкара күзәтүчеләр чыгыш ясады. Алар түбәндәгеләрне җиткерделәр.

Конев Петар (Болгария):

- Мин сездә инде беренче тапкыр гына түгел. Бер айдан бездә дә Президент сайлаулары көтелә. Шуңа күрә миңа бу юлы сездәге сайлауларны күзәтү аеруча кызык булды. Казанда, Балык Бистәсе районында булдым. Күзәтүчеләрнең күплеге шаккатырды, аралаштык, закон бозулар булды дип әйтмәделәр. электрон сайлау участокларының эше белән дә җентекләп таныштым.

Окумбеков Ринат (Казакъстан):

Миңа Биектау районы авылларында булырга туры килде. Иртәнге сәгать унда сайлаучыларның 20 проценты тавыш бирү участокларына килгән иде инде. Без районнан киткәндә тавыш бирүчеләр саны 70 процентка якынлашып килә иде.

Урындагы күзәтүчеләр белән аралаштым. Закон бозулар булмады диделәр.

Мин Казакъстанда сайлаулар оештыру эшендә катнашам. Сезнең белән безнең менталитет бер, шуңа күрә сайлаулар да бер-берсеннән аерылмый. Казакстанда да сайлауга сездәге кебек бәйрәмгә килгән кебек киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар