Логотип
Яңалыклар

Салават Фәтхетдинов һәм Венера Ганиева иң яхшы халык башкаручысын сайлаячаклар

Республикада «ТАТАРСТАР» онлайн-шоуның финалы уза. Социаль челтәрләр кулланучылар арасыннан иң яхшы башкаручы билгеләнәчәк.

Финал иртәгә, 10 июнь көнне, 19:00 сәгатьтә башлана.  Трансляция VK һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә,  «ТАТАРСТАР» онлайн-шоу, рәсми җәмәгатьчелектә  барачак.  Финалистлар талантын бәяләргә, тамашачылар белән бергә онлайн-шоу җиңүчесен билгеләргә  Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны һәм  халык артисты Венера Ганиеваны чакырганнар. Жюрида шулай ук “Волга-Волга” солисты Антон Салакаев,   алып баручы Зөһрә Уразбахтина, популяр җырчы Лэйна, популяр блогер Дарья Канануха да бар. 

Бу бәйгедә барлык теләгән кешеләр дә катнашты.  Конкурсантлар өйдән чыкмый гына  теләсә нинди телдә җырлады. Жюри аларны башкару, харизма, актерлык осталыгы, видео креативлыгы буенча бәяләде. Шоуда тавыш бирүнең ачык системасы эшли.  Бәйгегә республикадан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 300 дән артык гариза килгән. Ике атна барган сайлау этапларыннан ярымфиналга 12 кеше җитте. Бары биш вокалист кына финалга үтте.  Алар төп бүләк  – профессиональ клип төшерү һәм аны социаль челтәрләрдә тарату өчен көч сынашачак. 
Сайлап алу этапларын һәм ярымфинал трансляциясен бер миллион ярымнан артык кеше караган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар