Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе «#ГаиләБеләнСайлауга» һәм «#ТатарстанАлга» хэштеглары астында республика күләмендәге фотоконкурс оештыра
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе «#ГаиләБеләнСайлауга» һәм «#ТатарстанАлга» хэштеглары астында республика күләмендәге фотоконкурс оештыра.
Катнашу шартлары бик гади:
Бүген 7:00дән 20:00 сәгатькә кадәр Сайлау участогы фонында (тышкы яктан) «Гаилә белән сайлауга» дип язылган беләзек (тавыш биргәннән соң бирелә) белән Гаилә фотосы төшерергә кирәк.
Фото төшергәндә, сайлау участогы керү урынында танып булырлык элемент (язу, баннер һ.б.) кадрда булуы мөһим.
Әлеге фотосурәтне VK (ВКонтакте) социаль челтәрендә #ГаиләБеләнСайлауга һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән урнаштырыгыз.
Катнашыгыз һәм бүләкләр оту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк