Логотип
Яңалыклар

«Саба сувенирлары» компаниясе Россиядәге иң яхшы 100 гаилә бизнесы исемлегендә

Татарстанның Саба районыннан Лилия Вафина оештырган гаилә бизнесы Россиядә иң яхшылардан дип табылган.

2017 елда Россиядә Сәүдә-сәнәгать палатасы институты оешуга  100 ел тулу уңаеннан «РФ ССП Президенты патронатындагы 100 проект» дигән чара уздырыла башлаган иде. Монда илебезнең төрле төбәкләрендә яшәп, үз  гаилә бизнесын булдыручылар катнаша. 2021 елгы проектта катнашу өчен биш йөздән артык гариза кабул ителгән булган. Алар арасыннан  Татарстанның Саба районында яшәүче Лилия һәм Фәрит  Вафиннар оештырган  «Саба сувенирлары» дип аталган гаилә компаниясе җиңүче дип табылган һәм «Россия ССП Президенты патронатындагы 100 гаилә компаниясе» исемлегенә кертелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар