Рөстәм Миңнехановның сайлауда көндәшләре билгеле була бара

Сентябрьдә үтәчәк президент сайлавында Рөстәм Миңнехановка көндәш булып Олег Морозов, Сергей Батин һәм Марат Әхмәтов катнашырга мөмкин.
Татарстанда фиркаләр эчендә сайлаулар – праймериз тәмамланды. «Катнашучылар саны 98% булды», диде Татарстан Дәүләт шурасындагы «Бердәм Русия» фракциясе рәисе Юрий Камалтынов.
Татарстанда фиркаләр эчендә сайлаулар – праймериз тәмамланды. «Катнашучылар саны 98% булды», диде Татарстан Дәүләт шурасындагы «Бердәм Русия» фракциясе рәисе Юрий Камалтынов.
Намзәтләрне партиянең район һәм шәһәр конференцияләрендә сайлаячаклар. Праймериз нәтиҗәсендә Татарстан президенты урынына Рөстәм Миңнеханов, Олег Морозов, Сергей Батин һәм Марат Әхмәтов тәкъдим ителгән. Документларны кабул итү 5 июнь тәмамлана.
13 сентябрьдә республика халкы Татарстан президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайларга тиеш. Муниципаль бермәлекләргә депутатлар сайлау республиканың 38 шәһәр һәм 872 авыл җирлегендә, ике шәһәр округында (Казан һәм Чаллы) үтәчәк.
Өч ел элек сайлау вакытында «Бердәм Русия» үз фиркасе эчендә намзәтләрне ачыклау максатыннан дип эчке сайлау – праймериз уздыра башлаган иде.
Белешмә
Рөстәм Миңнеханов, 58 яшь, 2010 елның 25 мартыннан биш ел Татарстан президенты
Олег Морозов, 61 яшь, 2012 елның 25 маеннан 2015 елның 23 мартына кадәр Русия президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы
Сергей Батин, 41 яшь, 2012 елның декабреннән Федерация шурасы әгъзасе
Марат Әхмәтов, 61 яшь, 1999 елдан Татарстан премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры
Намзәтләр барысы да Татарстанда туган.
Сылтама: http://www.azatliq.org/content/article/27049087.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.