Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы турында

8 декабрьдә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узды.

Пленар утырыш алдыннан Татарстан Республикасының инновацион проектлар аллеясы эшләде.  Форумда катнашучылар игътибарына ПО «Зарница», ООО «Максат-Рус”, ООО «ДДС Софт»,  ООО «ProQuest», Компания «Arch-Skin», Инжиниринговая компания «СтройТехГрант»,  ООО «Мультипласт», РЦИ «Bionovatic», ООО «Агрофирма «Залесный» компанияләре тарафыннан 3 юнәлештәге 9 проект тәкъдим ителде.

Мәсәлән, ПО «Зарница» “Татарстан минем республикам”, “Әкият персонажлары”, “Музыка уен кораллары” интерактив стендларын, татар телен уен рәвешендә өйрәнү проектларын тәкъдим итте.
Энергетика, авыл хуҗалыгы, полимер химия, югары технологияләр өлкәсендәге проектлар форумда катнашучыларның кызыксынулы игътибарын җәлеп иттеләр.
Форум эшенә катнашу өчен килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу проектлар аллеясын кызыксынып карап чыкты.
Пленар утырышны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров башлап җибәрде.

Татар эшмәкәрләре алдында Башкортостан Республикасы Корылтаеның Дәүләт Җыены депутаты, “Башлеспром” директорлар советы рәисе, “Башкорт урман сәнәгате” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять президенты киңәшчесе Ирфан Әбләзов, Мәскәү шәһәре “Arch-Skin” компанияләр төркеме президенты Исмәгыйль Әхмәтов, Ульяновск өлкәсе эшмәкәрлекне үстерү буенча корпорация идарәсе рәисе Руслан Гайнетдинов, Пермь өлкәсе, Кунгур районы Тор-Түз авылы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Алмаз Хавыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Зарница» җитештерү берләшмәсе генераль директоры Артур Адулҗанов, Төмән өлкәсе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, стратегик үсеш буенча “Молоко” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Ринат Насыйров, Германиядә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәүдә-икътисад вәкиле Таһир Гатауллин, Казан шәһәре “OOS Soft” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятъ генераль директоры  Евгений Архипов, Кырым татарлары конгрессы рәисе, “Татар Тур” Халыкара проектның авторы, Кырым «Ларишес» тарихи музее директоры Гулливер Альтин, “Хәзинә Тур” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Комил Сираҗетдинов, “Химград” Ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айрат Гыйззатуллин, “ТИМ” Консультационная группа” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директорлар советы әгъзасы Эдуард Латыйпов, “Татарстан – Юг” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Вәлит Рахматуллин, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре «Ремдизель» акционер оешмасының генераль директоры   Фәиз Хафизов  чыгыш ясадылар.

Казан шәһәре җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова татар байларының татар мәгарифен, мәдәниятен тоту, үстерү турындагы чыгышы аеручы кызыклы булды.
Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Пленар утырышның ахырында форум резолюциясе кабул ителде.

Төшке аштан соң чараларда катнашучылар ҖЧҖ “Майский” теплица комбинаты һәм “Химград” технополисы объектлары буенча экскурсиягә барачаклар.
Программа К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татар шагыйре Мөдәрис Әгъләмовның 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланачак.

 чыганак: http://tatar-congress.org/

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар