Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика Конституциясе көне белән котлады

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Конституция көне белән котлады.
 

 "Хөрмәтле татарстанлылар!
 

Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
 

Татарстан Югары Советы республикабызның яңа Конституциясен кабул итүгә егерме дүрт ел булды. Әлеге документ үз эченә заманча юридик казанышларны туплап, Татарстан җәмгыятендә барган мөһим үзгәрешләрне чагылдырды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республика Конституциясенең әһәмиятле нигезләмәләре чирек гасыр дәвамында үзгәрешсез кала. Конституцион стройның тотрыклылыгы – дәүләт төзелеше өчен зур казаныш.
 

Республикабызның Төп Законы нигезендә федераль үзәк белән булган мөнәсәбәтләрнең конституцион-килешү принцибы ныгытылды. Без Татарстанның федераль системадагы югары статусын дәүләтчелекнең тарихи традицияләренен тану, күпмилләтле илебезне ныгытуга мөһим өлеш кертүебезнең нәтиҗәсе буларак бәялибез.

Конституция Татарстанның сәяси системасының хокукый нигезләрен булдырды. Җәмгыять һәм шәхес иреге, хакимият бүленеше принцибы, төрле милләт һәм дин вәкилләренең тигезлеге иҗтимагый һәм икътисади үсеш өчен уңай шартлар тудыра.
 

Соңгы казанышларыбызның иң әһәмиятлесе – республиканың илебез төбәкләре арасында югары урын алып торуы. Бу уңышлар аеруча инновацияләр һәм инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә, яшәү өчен уңай шартлар тудыруда, Татарстандагы барлык башлангычларда халыкның актив катнашуында күренә.
 

Югары социаль стандартлар мәгариф һәм фән, сәламәтлекне саклау һәм спорт өлкәсендәге уңышлар белән ныгытыла. Без тормышыбызны Татарстан халыкларының мәдәни мирасы турында кайгыртудан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Рухи үсеш динара һәм милләтара дуслыкны ныгытуның ышанычлы нигезе булып тора. Татарстан Конституциясе иҗтимагый берләшмәләрнең уңышлы эшчәнлеге өчен тиешле шартлар булдырды. Бүген республикада биш меңнән артык коммерцияле булмаган оешма һәм меңгә якын массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Алар җәмгыяттә барган процессларны төрле яктан күрсәтәләр.


Кадерле дуслар!
 

Үсешебездә без зур уңышларга ирештек. Без яшәгән җәмгыять югары тормыш стандартларын һәм перспективалы социаль-икътисадый үзгәрешләрне тәэмин итә. Болар барысы да киләчәккә ышаныч белән карау мөмкинлеге бирә.
 

Сезгә тынычлык, иминлек, бәхет һәм Татарстаныбызның киләчәге хакына хезмәт итүегездә зур уңышлар телим", - диелә котлауда.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8571
    10
    103
  • Егетемне кыйнадым – Ышанмыйсызмы? Чынлап әйтәм! Ул бу хакта хәтта полициягә хәбәр иткән.
    8849
    2
    71
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8664
    8
    68
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4264
    2
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 июль 2021 - 16:52
    Без имени
    Мондый язмаларны еламыйча укый алмыйм,чонки минем бабамда узган ул концлагерларны,9май житсэ бакча артына чыгып жылый иде, соныннан Аны оправдали, ещё орден бирделэр,Бер солдаты коткарган очен,рэхмэт Ана,онытмаган...
    Ева-Мөслимә
  • 22 июль 2021 - 11:16
    Без имени
    берниге дэ борчылма. ускенем. Вакытында. белгенсен. шунысына. соен. борчвылма. Узеннен чын. тормышын. алда. эле. Андыйларны. Аллахе. тагэлэ. кичерми. жэзасын. алыр. борчылма.
    Егетем... ике бала атасы икән инде
  • 23 июль 2021 - 11:25
    Без имени
    Бик аянычлы,котычкыч хэл.эх өлгермэгэн шул ана.рэхмэт Физэлия,уңышлар сезгэ.
    Киселгән муел  агачы
  • 22 июль 2021 - 20:00
    Без имени
    И это пройдёт.. Дигән бер акыл иясе. Тормыш тәҗрибәсе шулай туплана инде ул. Кешегә ничек ышанмыйсың... Андый подоноклар да бар инде ул. Елама дип әйтү җиңел лә ул. Син ела, ләкин аңардан файда булырмы дип уйла. Шулай булгач, яшеңне әрәм итмә. Ә ул киләчәктә барыбер бер кирәген алачак. Андыйлар гомергә үзгәрми. Бәхет телим сиңа.
    Егетем... ике бала атасы икән инде
  • 19 июль 2021 - 22:04
    Без имени
    Табаң юк мени, әзрәк башын "сафландырып" алырга. Нинди чит хатын белән язышу ул, син дә аның иренең номерын тап та языша башла. Белми дип тыныч кына йөрмәсеннәр. Син әдәп саклаганда алар мәхәббәт уенын башларлар. Котырту түгел, баштан үткәнгә язу. Сөйләшәсе килсә, ире белән сөйләшсен. Чит ир әйбәт инде. Гаилә алып бару түгел бит. Син юганны киеп, ашатып эчертеп чыгарасың,. Тәтиегет тапкан. Үзенекен тәти итеп тотсын да сөйләшсен. Язып җмбәр үзенә, иреңә язам дип.
    Ирем телефоннан башка хатын белән языша
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан