Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны һәм республика кунакларын Сабан туе белән тәбрикли

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2015 ел Сабан туенда катнашучыларны һәм кунакларны милли бәйрәм уңаеннан сәламли.

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

Язгы кыр эшләре тәмамлануны билгеләүче әлеге бәйрәм безне туган нигезгә һәм милли гореф-гадәтләргә кайтара, буыннар арасындагы өзлексез рухи бәйләнешне ныгыта.

Сабан туе – барлык татарларның һәм татарстанлыларның иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме. Матур көйләрдә, дәртле биюләрдә, мавыктыргыч бәйгеләрдә яшәп килүче халык күңеленең үзенә күрә бер көзгесе булган бу тантана безгә аеруча күтәренке кәеф бирә, көч һәм киләчәккә өмет өсти.

Беренче чиратта, без бүген игенчеләрне һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Аларның фидакарь хезмәте яңа уңышка, республикабызның иминлегенә нигез сала. Без хезмәт кешесен данлыйбыз һәм бәйрәм мәйданында төрле яшьтәге төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән кабатланмас, бай милли мәдәниятебезгә сокланабыз.

Сабан туенда катнашучылар кунакчыл бәйрәм рухын тояр, татар халкының үзенчәлекле мәдәнияте белән якыннан танышыр, матур җырлар, биюләр һәм ярышлар белән хозурланыр дип ышанам.

Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим”, - диелә Рөстәм Миңнеханов котлавында.


Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/06/110154/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар