Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов "Ту-154" самолетында һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклаша

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министрлыгының һәлакәткә очраган "Ту-154" самолетында һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.

«Бу барыбыз өчен дә зур фаҗига, - ди Рөстәм Миңнеханов. – Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Төзәтеп булмаслык зур югалту бу. Без дә сезнең белән бергә тирән кайгыда...»

Исегезгә төшерәбез: Оборона министрлыгының "Ту-154" самолеты радарлардан якшәмбе иртәсендә, Сочидан кузгалып китеп 20 минуттан соң, югала. Соңгы мәгълүматлар буенча, самолет бортында, журналистлар һәм Александров исемендәге җыр һәм бию ансамблен дә кертеп, 92 кеше булган. Артистлар хәрбиләрне бәйрәм белән котлау өчен "Хмеймим" авиабазасына бара торган булганнар.

Соңрак авиалайнер корпусы кисәкләре Кара диңгездә Сочи ярыннан ерак түгел урыннан табылган.
 

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар