Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов "Strategic Marketing & Exhibitions" компаниясе җитәкчесе белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Strategic Marketing & Exhibitions” компаниясе җитәкчесе Дауд Әль-Шәзави белән эшлекле очрашуы булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановның Дауд Әль-Шәзави белән берничә тапкыр очкашканы бар иде инде. Алар дустанә күреште. Дауд Әль-Шәзави Дубайда Татарстан делегациясе бик актив эш алып барган еллык инвестиция форумы Президенты булып тора. Ул үзе Казанда ике тапкыр – 2016 һәм 2017 елларда булып, KazanSummit халыкара икътисади саммитта да катнашты.

“Strategic Marketing & Exhibitions” компаниясе бүгенге көндә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, шул исәптән "WorldSkills Abu Dhabi-2017"дә күргәзмәләр һәм конференцияләр оештыруда әйдәп баручыларның берсе.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Абу Дабида WorldSkills чемпионаты оештырылуының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

Дауд Әль-Шәзави Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткереп, Татарстанның  Россия Федерациясендә икътисади яктан үскән, тотрыклы һәм инновацион төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Ул 2019 елда Казанда WorldSkills чемпионатының югары дәрәҗәдә узачагына ышанычын белдерде.

Аннан яклар 2019 елда Казанда WorldSkills чемпионатын уздыру мәсьәләләрендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм алга таба "Казан-ЭКСПО" күргәзмә үзәген, Идел буе төбәкләрендә иң эре үзәк буларак дөнья дәрәҗәсендә алга этәрү турында сөйләштеләр.

Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе, “КАЗАН ЭКСПО” җәмгыяте генераль директоры Роберт Миңневәлиев, Татарстан Президенты тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, "Ак Барс" җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров катнашты.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/18/150535/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар