Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов – Кыш бабай

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларның хыялларын тормышка ашыра.

Россия буйлап  «Теләкләр чыршысы» – Яңа ел акциясе уза.  Аның максаты –   ятим, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның,  каты авырудан интеккән өлкәннәрнең теләкләрен  чынга ашыру. 
Дәүләт Советы сессиясендә  залга куелган чыршыдан балаларның теләкләре язылган открыткалар арасыннан берне Рөстәм Миңнеханов та  алды. Шул рәвешле,  Казанда яшәүче Әмирхан Садыйковның теләген тормышка ашырды: малайның апасы  белән бергә  вертолетта Казан өстеннән очты. 
Бүген Мәскәүдә  Россия президенты Владимир Путин уздырган  Дәүләт Советы утырышында катнашырга барган республика башлыгы кабат акциягә кушылып, тагын өч баланың хыялын тормышка ашырды. 
Чаллыда яшәүче 8 яшьлек Радмир  – чын очкычның кабинасына керергә һәм пилот белән танышырга; Алабугадан 8 яшьлек Данис чын янгын сүндерү частенда булырга теләгән; ә Норлаттан 7 яшьлек Кирилл планшет сораган. 
Моңа кадәр президент, «Ел җитәкчесе» бәйгесендә җиңүчеләрне котлау тантанасы вакытында  Чистайдан 14 яшьлек Айгөл Хәйруллинаның теләге  язылган открытка алган иде.  Үсмер кыз «Ак барс» хоккей клубы матчында булырга һәм хоккейчылар белән аралашырга  хыялланып яши икән. Аның теләге яңа елдан соң үтәләчәк. 

 

 

Фото: rusminnikhanov аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар