Логотип
Яңалыклар

Россиядә коронавирус инде ике кешедә...

Вирус Кытайдан Россиягә килде.

 

Вирус Кытайдан Россиягә килде. Кытай коронавирусы белән авыру очрагы инде ике кешедә теркәлгән. Алар икесе дә Кытай гражданнары, дип хәбәр итә РБК.

Коронавирус 2019-nCoV йоктырган беренче ике очрак Россиядә 31 гыйнварда ачыклана. Бу – Кытайда яңа вирус белән авыручы беренче кешене ачыклаганнан соң бер ай үткәч...

Авыручылар Төмән өлкәсендә һәм Байкал аръягы краенда ачыкланды. Икесе дә Кытай гражданнары. Хәзер алар дәвалана, тулысынча изоляцияләнгәннәр.

1 февральдән Россия белән Кытай арасында авиаэлемтә ябыла. Ләкин бу чикләүләр «Аэрофлот»ның Пекинга, Шанхайга, Гуанчжоуга һәм Гонконгка даими рейсларына, шулай ук Шереметьевога очучы «Кытай һава юллары» даими рейсларына кагылмый. Әлеге рейслар аэропортның аерым терминалында кабул ителәчәк.

Кытай гражданнары өчен эш визаларын тыю турында хөкүмәт карары әзерләнә.

Россиялеләр вирус беренче тапкыр килеп чыккан Ухань шәһәреннән һәм Хубей провинциясеннән эвакуацияләнә.

Чыганак: https://rt.rbc.ru/

Фото: www.pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар