Логотип
Яңалыклар

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин авиафаҗигадә һәлак булды

  Һәлакәткә очраган вертолет бортында өч кеше булган. Икесе авыр тән җәрәхәте алган, берсе үлгән, дип хәбәр итә РБК

 

  Һәлакәткә очраган вертолет бортында өч кеше булган. Икесе авыр тән җәрәхәте алган, берсе үлгән, дип хәбәр итә РБК.

 Депутат-миллионерның Bell шәхси вертолеты бүген 16:21 сәгатьтә Лаеш районы тирәсендә  һәлакәткә очраган. Бортта Айрат Хәйруллин  үзе, ярдәмчесе һәм пилот булган. Айрат Хәйруллин һәлак булган. Хәзер урында коткару эшләре алып барыла. Депутат вертолет астында калган, дип яза телеграмм-каналлар. Коткару эшләренә вертолетның урманга төшүе дә комачаулый. Әлегә һәлакәт сәбәпләре ачыклана.

Айрат Хәйруллин – 2003 елдан бирле Дәүләт Думасы депутаты, 2019 елда  дәүләт хезмәткәрләре һәм депутатлар арасында Forbes төзегән рейтингта ул 158 миллион сум кереме белән  96 нчы урында иде, дип хәбәр итә РБК. 

Аңа 49 яшь иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар