Логотип
Яңалыклар

Ришат Төхфәтуллин һәм Диләрә Ваһаповага Татарстан Республикасының атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде!

2020 елның 30 гыйнварында Татарстан Ренспубликасы Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән утырышы узды. Коллегиянең төп темасы «Мәдәният институты милләтнең мәдәни кодын саклау инструменты» дип атала иде. 

2020 елның 30 гыйнварында Татарстан Ренспубликасы Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән утырышы узды. Коллегиянең төп темасы «Мәдәният институты милләтнең мәдәни кодын саклау инструменты» дип атала иде. 

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов Ришат Төхфәтуллин һәм Диләрә Ваһаповага Татарстан Республикасының атказанган артисты дигән  исем тапшырды. Шулай ук бу мактаулы исем Кариев театры артисты Лилия Низамиева, "Мураками" төркеме солисты Диләрә Ваһапова, "Ворожея" рус җыры театры җитәкчесе Эльвира Калашниковага, "Бәрмәнчек" керәшен мәдәнияте фольклор ансамбле баш дирижеры Эрдни Чавлиновка бирелде.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә рәссам Земфира Бикташевага лаек булды.

 

 

Коллегия эшендә  Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова һәм милләтләр эше буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов катнашты. 

Ольга Ярилова Университет Иннополисы студентлары белән очрашты, шулай ук «Мәдәният» Милли проектын тормышка ашыру буенча мониторинг киңәшмәсе узды. 

фото: Tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар