Бүген Россиядә Бердәм сайлау көне. Татарстанлылар республика Рәисен һәм җирле депутатларны сайлый.
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалының социаль координаторы Римма Сыдыкова өчен сайлауга гаилә белән йөрү — инде традиция. Дөрес, махсус хәрби операция башланганнан бирле ул гражданлык бурычын ялгызы гына үти. Ире Айдар — хәрби. Ул махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк фронт сызыгында, ил алдындагы хәрби бурычын намуслы башкара.
Римма ханым үзе дә Дәүләт фондында беренче көннәрдән үк эшли. Алар МХО ветераннарына һәм югалту кичергән гаиләләргә ярдәм итә.
— Бүген без республика киләчәге өчен тавыш бирәбез. Һәр тавыш мөһим. Хәтта бер генә тавыш та республика киләчәгенә йогынты ясарга мөмкин. Без ирем белән һәр сайлауга бергә йөрдек. Хәзер инде балабыз да гражданлык бурычын үтәргә өлгерде. Быел олы улыбызга 19 яшь тулды — ул быел беренче тапкыр сайлауда катнаша. Сайлауларда катнашу — ул киләчәгеңә битараф булмау дигән сүз, — ди Римма ханым.
Казан шәһәренең 78 нче лицеенда берьюлы өч сайлау участогы урнашкан. 323 нче сайлау участогында барлыгы 2037 кеше теркәлгән.
— Сайлаучылар бик актив. Бәйрәм рухында киләләр. Алар өчен махсус ярминкә дә оештырдык. Теләгәннәр гриппка каршы вакцина да ясатырга мөмкин — махсус медицина кабинеты эшли. Гадәттә, иртәнге сәгатьләрдә өлкәннәр тавыш бирә, соңрак яшьләр килә башлый. Шунысы сөенечле — сайлауга гаиләләре белән килүчеләр күп, — дип сөйләде сайлау участогы рәисе Лилия Абдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк