Логотип
Яңалыклар

Республикада татар, рус, инглиз телен өйрәтә торган 6 полилингваль комплекс ачылачак



 Казан Кремлендә узган тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне үстерү республика фондының попечительләр  утырышында  Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бар нәрсә үзебездән тора,  бу уңайдан эшне соңга калмый башларга кирәк дип белдерде.  

Утырышны  башлап җибәргән  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев: «Заман белән бергә  белем бирү системасы да үзгәрә. Республикада полилингваль белем бирү системасын торгызуның асылы –  шунда», – дип аңлатты.  Көндәшлеккә сәләтле  балалар үстерергә кирәк дибез,  тик  бөтен ата-аналар да моның өчен шартлар тудыра алмый.  Берничә тел өйрәткән полилингваль үзәкләр түләүле. Ә анда балаларын  йөртергә һәркемнең  мөмкинчелеге юк.  Минтимер Шәймиев фикеренчә, полилингваль белем бирү системасын төзү  тигезсезлекне бетерәчәк.  

Бу максатларда республикада алты комплекс төзелә: Казанда – икәү, Әлмәттә, Чаллыда, Түбән Камада һәм Алабугада. Татарстанда 2022 елга әлеге комплекслар челтәре  төзелеп бетеп, балалар өч телдә белем ала башлаячак.  Бүгенге көндә Казанның Бондаренко урамында  1234 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә. Башка шәһәрләрдә дә төзелеш эшләренә әзерлек башланды. Мәктәпләргә укучылар әзерләү өчен  республикада 24 полилингваль  балалар бакчасы да  оештырачаклар.  Әлегә  бу өлкәдә алдынгы иллләрнең  методикаларын өйрәнәләр.  Республика хакимияте беренче июньгә  полилингваль  белем бирү системасының концепциясен тәкъдим итәчәк.   

фото: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар