Логотип
Яңалыклар

​Республикада сәнәгать җитештерүе арта

 Узган ел Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме  2 трлн 818 млрд сум булган. Бу хакта  Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында   сәнәгать һәм сәүдә  министры Альберт Кәримов хәбәр итте. 

 Сәнәгать җитештерүе республика икътисадының 60%ын тәшкил итә. Эчке тулаем продуктта  сәнәгать күләме 44,6%,  сәүдә – 16,4%. Җитештерү динамикасы уңай, ул үсештә.  Татарстан күрсәткечләр буенча Россиядә 5 нче урында.  Узган ел республикада  36 млн тонна нефть чыгарылган.  Татарстанның кара алтын эшкәртү заводларында  17 млн тонна нефть эшкәртелгән.  «ТАНЕКО» заводында яңа  җитештерү ачылу белән бәйле машина ягулыгы ясап чыгару да арткан.  

Татарстан җан башына ваклап сату әйләнеше буенча  Идел буе федераль төбәкләре арасында беренче урында.  Узган ел нәтиҗәләренә караганда  республикада ваклап сату әйләнеше  917 млрд сум булган. Ул 2017 нче ел белән чагыштырганда 106,1%  ка арткан. Икътисад министры белдерүенчә,  республикада 17 мең сәүдә итү объектлары  эшли. Сәүдәдә узган ел  азык-төлек товарлары өлеше кимегән.  

Экспорт исә 2018 нче елның 11 ае нәтиҗәләре буенча 14,6 млрд доллардан арткан. «Бу чит илләр белән эшләү нәтиҗәсе», – дип белдерде Альберт Кәримов.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар