Логотип
Яңалыклар

Республикада чәчүне 10 нчы майга төгәлләү бурычы куелган

Бүгенге көндә республикада 900 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Барлык чәчү мәйданы – 2,8 млн гектар. «Һава торышы уңай торса, төп чәчү эшләрен тиз арада төгәлләргә планлаштырабыз», – дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта. 
 
Язгы кыр эшләрендә Зәй, Буа, Чүпрәле, Аксубай, Актаныш, Нурлат районнарында югары темп күзәтелә. Чәчүлек җирләренең 70%ында инде эш төгәлләнгән. «Эшен оештыра алмый яткан районнар юк», – ди министр. Җир соң өлгерү сәбәпле, чәчүгә соңрак төшкән төньяк районнар да калышмый. Кайбер районнар чәчүне Җиңү көненә тәмамлар дип көтелә. Республикада язгы кыр эшләрен үткәрү өчен 25 млрд сум акча кирәк. Аның күп өлеше хезмәт хакына, ашлама һәм ягулыкка тотыла. 
 
  Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен уҗымнарның торышы гына борчый. Республикада 150 мең гектар мәйданда уҗым һәлак булган. Бу җәһәттән Президент карары белән республикада 2 нче майдан гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Хәзергә барлык чыгымнарны исәплиләр, дәүләт ярдәме өчен документлар әзерләнә. Министр сүзләренчә, күрелгән зыян 1,5 млрд сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар