Логотип
Яңалыклар

Республика халкы өстенлекне кайсы партиягә биргән? Экзитпол нәтиҗәләре

Бүгенге сайлауларның экзитпол нәтиҗәләре билгеле. Кайсы партия күбрәк тавыш җыйган?

«КНИИТУ»ның «Дәүләт, муниципаль идарә һәм социология» кафедрасы мөдире Тузиков Андрей бүгенге сайлауларның экзитпол нәтиҗәләрен атады. Экзитпол – рәсми нәтиҗәләр түгел, сайлауга килгән халыктан кемнәргә тавыш бирүен сораштырып ясалган якынча күзаллау гына. Әлеге сораштыру Казанда гына түгел, республиканың башка шәһәрләрендә һәм авылларында уздырылган.

Бүгенге экзитпол нәтиҗәләре буенча сораштыручыларның күбесенең «Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш бирүе ачыкланган – 69.9%.

КПРФ өчен тавыш бирүчеләр – 12,7%.

ЛДПР – 4,7%.

«Гадел Россия» – 4,3%.

«Россия коммунистлары» – 3,8%.

«Пенсионерлар партиясе» – 2,5%

«Партия роста» – 2,1% тавыш җыйган.

 

Узган сайлаулар белән чагыштырганда «Бердәм Россия» өчен бирелгән тавышларның бераз кимүе күзәтелә. Андрей Римович моны пенсиягә чыгу яшенең арттырылуы һәм НДСның үсүе белән аңлата. «КПРФ»ка, киресенчә, тавыш бирүчеләр  саны бераз арткан. «Халыкны борчыган мәсьәләләрдән беренче урында пенсия реформасы да, чүп яндыру заводы төзелү дә түгел, ә бәяләрнең үсүе һәм мәшгульлек мәсьәләсе. Яңа сайланган депутатларга моны истә тотарга туры киләчәк», – дип белдерде Андрей Тузиков.

Тагын бер кат искәртәбез: экзитпол нәтиҗәләре рәсми түгел һәм, гадәттә, ул рәсми нәтиҗәләр белән тәңгәл килми.

Теги: Сайлаулар–2019 Выборы–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар