Логотип
Яңалыклар

Ренат Тимерҗанов Татарстанда сайлауларда үз тавышын бирде

Бүген ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов республикада сайлауларга әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде.
Бүген иртән Р. Тимерҗанов ТР Президенты һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар өчен тавыш бирүдә катнашты. Ул үз тавышын Казанда 96 нчы гимназиядәге сайлау участогында бирде.

“Без республикада алдан уйлап күп эш башкарылуын күрәбез. Күп кенә төбәкләрнең тәҗрибә өйрәнер өчен безгә килүе очраклы түгел. Күп кенә халыкара чаралар, ә алар спорт юнәлешендә генә түгел, Казанда уздырыла”, - диде Тимерҗанов.

ТР буенча баш федераль инспектор сайлауларга килү күрсәткечене югары булуын әзерлекнең яхшы дәрәҗәсе белән бәйли.

Искәртеп узабыз: барлык тавыш бирүчеләр бүген махсус беләзекләр алачак. “Мин тавыш бирдем” беләзеге җәмәгать транспортында бушлай йөрү, барлык музейларга бушлай керү һ.б мөмкинлекләр бирә.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113494/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар