Логотип
Яңалыклар

"Татар җыры" концертында космоска сәяхәт һәм милли аһәңнәр көтелә

Быелгы "Татар җыры" фестивале концерты космос буйлап сәяхәт һәм милли темаларга багышланачак. Бүген Казанның "Ривьера" кунакханә-күңел ачу комплексында "Татар җыры" фестиваленә багышланган матбугат очрашуында фестивальнең оештыручылары – "Барс-Медиа" татар медиагруппасы хезмәткәрләре шул хакта белдерде.

Тамашаны, гадәттәгечә, "Татар җыры"ның алыштыргысыз алып баручылары – "Татар радиосы" радиостанцияләренең баш мөхәррире Айваз Садыйров һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып барыр дип көтелә. "Фестивальне 19 яшемнән бирле алып барам. Бу эшкә алынырга курыксам да, теләк көчле иде. "Татар җыры" – иң масштаблы, халыкара чара", – диде Гөлназ Сәфәрова.

Билгеле булганча, “Барс-Медиа” елның иң яхшы башкаручылары дип табылган җырчыларны фестивальдә "Алтын барс" премиясе белән бүләклиләр. "Барс Медиа" Медиагруппа президенты Камил Гәрәев фестивальне оештыра башлаганда, аның мондый зур дәрәҗәгә үсәчәген күз алдына да китермәвен әйтте. “90нчы еллардагы авыр чорда татар телен, мәдәниятен саклап калу бурычы тора иде. Минемчә, җыр бу максатка ирешергә ярдәм итте. 17 ел дәвамында фестивальдә хәтта Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек күренекле артистлар катнашты. Ел да чараның программасын төрлеләндерергә, үзенчәлекле итәргә тырышабыз. "Йолдызлар фабрикасы"н хәтерлисездер. Бу проект кысаларында танылган артистлар яшь башкаручыларны кулларыннан җитәкләп диярлек сәхнәгә алып чыкты. Татар телен, мәдәниятен саклап калу мәсьәләсе бүген дә актуаль. Җыр, сәнгать телне сакларга ярдәм итә”, – диде ул.

Фестивальне оештыручы "Барс-Медиа" Медиагруппасы тамашачыга һәр ел саен яңа сюрпризлар әзерли. Быел фестивальнең баш режиссеры Ирина Алешина техник яңалыклар, уникаль проекцияләр, махсус эффектлар, оригиналь ачышлар белән шаккатырырга җыенуын әйтте. "Һәр чыгышка эксклюзив графика әзерләнә. Быел тамашачыны космос буенча сәяхәткә чакырабыз. Ләкин милли темалар да игътибарсыз калмаячак", – диде Ирина Алешина.

Быелгы “Татар җыры” фестивален оештыруга 12 миллион сум акча сарыф ителгән. Концертларга билетлар инде сатылып беткән дип белдерде оештыручылар.

XVII “Татар җыры” фестивале 17 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак.


чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар