"Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе билгеле булды

Финалда ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашты. Кызлар исә үзләренең генә түгел, аларны сайлап җибәргән Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл Республикаларыннан, Төмән, Томск, Түбән Новгород, Ульяновск, Кемерово, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае кебек төбәкләрнең дә данын яклады. Чиләбе өлкәсеннән анда 2 кыз катнашты, Татарстаннан исеменнән - Түбән Кама кызы Миләүшә Морзаханова. 8 кешелек жюри рәисе Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы җитәкчесе, Чиләбе өлкәсе закон чыгару органы депутаты Лена Колесникова булды, аңа "Сөембикә" журналыннан махсус бүләк тапшырылды.
Конкурс финалында, милли костюмнар күрсәтүдән тыш, Чиләбедән рәссам-модельер Лилия Васильеваның “Татар кызы-2015” конкурсына подиум өчен махсус иҗат ителгән күлмәкләр коллекциясен күрергә мөмкин булды.
Конкурсның мәдәни өлешендә танылган җырчылар Ринат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗанова, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Артур һәм Марат” дуэты тамашачыны милли җырлар, биюләр белән сокландырды.
Конкурста җиңү яулаган кыз “Лада” автомобиленә һәм кулдан эшләнгән энҗе, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, алтын йөгертелгән күчмә таҗга ия булачак иде. Нәтиҗәдә, төбәк этапларында җиңү яулап, Чиләбедә үзен күрсәткән 12 кыз арасында Пермь крае Бардым районы Алинә Аптукова шушы бүләкләргә лаек дип табылды. Алинә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында "Музыка" буенча белем алган. Казанда укыганда "Ләззәт" төркеме белән чыгыш ясаган, гастрольләрдә булган. Төркем таркалгач, туган ягына кайтып, вокал буенча укытуга керешкән.
Бу уңайдан шуны билгеләп үтик: "Татар кызы-2015" конкурсы сайтында 12 кыз турында мәгълүмат урнаштырылып, алар өчен тавыш бирү оештырылды. Нәтиҗәдә, иң күп тавыш Татарстанның Түбән Кама каласыннан Миләүшә Морзахановага бирелде - 3452 тавыш, аннан соң Чиләбедән Алия Абсәламова 2194 тавыш, Ульяновскидан Ләйсән Усманова 1530 тавыш җыйды һ.б. Конкурс җиңүчесе Пермь төбәгеннән Алинә Аптукова 392 тавыш җыеп, ул тавышлар саны буенча 7 нче урында иде.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/17/114680/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.