"Һәр өйдә Сабан туе рухы булырга тиеш, дидек"

Mardesign татар дизайны студиясе бишенче татар календарен тәкъдим итте. 2018 ел календаре Сабантуй темасына багышланган.
Тәкъдим итү чарасына календарьны төзүчеләр - Ләйсән һәм Айдар Мәрдәншәннар да килгән иде. "Биш ел рәттән тыныч кына чыгарып яттык та быелгысын, ниһаять, зурлап тәкъдим итәргә булдык", - дип башлады сүзен Айдар. "2014нче елгы беренче календарь үзебез белгән татар рәссамнары һәм дизайнерларының эшләрен туплап эшләнде. Ул календарь берәү генә калды инде. Икенчесе шулай ук "солянка" булды, Сабантуй темасы күзәтелә башлады. Менә 2016 елдан башлап, аерым тема билгели башладык. Ул календаребыз "Тәрәзәләр" дигән теманы яктыртты. Татар авылларына барып, махсус рәвештә матур тәрәзәләрне төшереп йөрдек. 2017 елгы календарь исә "Татар кухнясы" темасына багышланды", - дип сөйләде Айдар Мәрдәншин.
2018 елгы яңа календарь исә Сабан туе темасын чагылдыра. "Һәр өйдә Сабан туе рухы булырга тиеш, дип уйладык", - дип аңлатты Мәрдәншиннар ни өчен нәкъ менә шушы теманы сайлауларын.
Татар календаре татар бизәкләре белән генә чикләнми. Авторлар ай атамаларын да татарчага тәрҗемә иткән. Алар без белгәнчә түгел - иске татар телендә. Мәсәлән, гыйнвар - актан, март - яңарыш, август - ындыр, сентябрь - билек, октябрь - каракөз, декабрь - кырлач.
Календарьларны чыгаруда Бөтендөнья татар яшьләре форумының да ярдәме зур булды, ди Мәрдәншиннар. Форумның рәисе Тәбрис Яруллин исә татар дизайнерлары белән ничек танышуларын искә төшерде. "Айдар белән Ләйсән - татар дизайны төшенчәсен безнең тормышка керткән кешеләр. Алар безнең бүлмәгә берничә ел элек танышырга дип килеп керделәр, үзләре ясаган открыткаларны, дискларны күрсәттеләр. Миңа бу бик кызык тоелды. Һәм инде шул ук елны яшьләр форумы өчен Mardesignнан 500ләп открытка һәм диск сатып алдык. Безне ул открыткалар түгел, дөньяга караш берләштерде. Көндәлек тормышта безне әйләндереп алган әйберләрне татарчалаштырырга кирәк. Mardesign менә шуның белән шөгыльләнә дә инде", - дип сөйләде Тәбрис Яруллин.
Mardesign календарьлар гына түгел, шулай ук кедалар, свитшотлар, телефон чехоллары да чыгара.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.