Логотип
Яңалыклар

"АЛАР ЕШ КЫНА АЧ УТЫРА ИДЕ". БӨГЕЛМӘДӘ КҮПБАЛАЛЫ АНА ҮЛЕМЕНДӘ КЕМ ГАЕПЛЕ?

Бөгелмәдә яшь ананың серле үлеме шәһәрдә яшәүчеләрне тетрәндерде. Аның өч кечкенә баласы ятим калды. Социаль челтәрләрдә хатынның танышлары аның тормышында булган коточкыч хәлләр турында фикер алыша. Җавапларга караганда, сораулар күбрәк булган әлеге буталчык хәлне «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе тикшерде.
Бөгелмә активистлары 26 яшьлек Лилия Гадиеваның балаларына ярдәм күрсәтү төркеме оештырды. Өч бала анасының үле гәүдәсенә 25 октябрь көнне үз фатирында тап булалар. Аның янында авыр хәлдәге ике кызы да (берсенә – өч атна тирәсе, икенчесенә – 2 яшь чамасы) була. Сабыйлар берничә көнне үлеп яткан әниләре янында үткәрә. Лилиянең 4 яшьлек улы исә бу вакытта күршеләрендә кунакта була. 

Сабыйны озак вакыт кереп алмауларына борчылган күршеләре опека органнары вәкилләрен чакырта. Алар фатир ишеген ачып кергәч, хатынның үле гәүдәсенә һәм ике сабыйга тап була.

Лилия Бөгелмә балалар йортында үсә. Аның белән таныш булган кешеләрнең барысы да әлеге серле вакыйгада хатынның ире катнашы барлыгын раслый. 

«Без бер балалар йортында тәрбияләндек, Бөгелмә аграр көллиятендә укыдык, бер тулай торакта яшәдек. Аннан ул күчеп китте. Өйдәш ире Лилияне бик еш кыйный иде. Ул моннан бер ай элек миңа кунакка килде, бөтен тәне кара янган... Барлык балаларын да бер ирдән тапты. Соңгы вакытта Лилия бик нык үзгәрде. Ул бик булдыклы, үткен хатын иде. Ә Артур эчәргә ярата», - ди Бөгелмә балалар йортында тәрбияләнеп чыккан Марина Альпакова.
Кешеләр алдында - «кадерлем», ә чынлыкта...



Социаль челтәрләрдәге бергә төшкән барлык фотоларда да Лилия белән Артур бәхетле пар кебек күренә. Марина Альпакова сүзләренчә, Артур һәрвакыт шат күңелле, елмаеп кына тора. Лилия аны кешеләр алдында «куянкаем», «кадерлем», «сөйгәнем» дип атаган. Башта Лилия Гадиева өйдәш ире белән фатир арендалап тора, соңыннан аңа Кольцов урамындагы яңа йорттан фатир бирәләр. Икесенең дә даими эш урыны юк. Артур тегеннән-моннан акча табыштыра, кайвакыт Себергә барып эшләп кайта. Күпбалалы гаилә һәрдаим финанс яктан кыенлыклар кичерә. 



«Алар башкалар алдында һәрвакыт бер-берсен яраткан кебек кыланды. Мин аңа: «Лилия, син алдыйсың! Алдама, дөресен сөйлә!» - дип әйтә идем. Шуннан соң ул еларга керешә һәм барысын да сөйләп бирә иде. Белмим, бәлки ул аннан курыккандыр. Аңа барысы да эшләр шуңа таба бара диләр иде... Бәлки ул Артурны чынлап та бик нык яраткандыр», - ди Марина Альпакова. 

Бөгелмәдә яшәүче Александра Сафина Лилия Гадиева белән уртак дуслары аша таныша. Кызның әйтүенчә, ул аны «сөеклесе»нең йодрыкларыннан берничә тапкыр коткарып калган.

«Ул аны гел кыйнады. Узган елда мин аны 9 май көнне күрдем, тәнендә кыйналган эзләр юк иде. Ә 10сы көнне миңа шалтыратып, ирем кул күтәрде, сезгә килим әле, диде. Кыяфәтен күрсәгез... Аның тәнендә кара янмаган урын юк иде! Артур кадак кагылган таяк белән кыйнады, диде ул. Лилиянең яңагы, колагы ертылган, кашы ярылган иде. Чәчләре чәбәләнеп беткән, бөтен җире канга баткан. Мин аны кунарга калдырдым, үзен тәртипкә китердем. Сиңа хастаханәгә барырга кирәк, мондый яралар үзеннән-үзе төзәлми, дидем. Ул бик озак карышса да, мин аны барыбер күндердем. Аның яраларын тектеләр. Лилия табибларга авариягә эләктем, полиция чакыртмагыз дигән. Ул Артурны төрмәгә утыртырлар дип курка, аны кызгана иде», - ди Александра Сафина.
«Лилия, кач аннан! Ул сине үтерәчәк», - дип күп тапкырлар әйттем

Лилия бер айга якын Александра фатирында яши, шуннан соң аннан китә һәм алар озак вакыт күрешмиләр. Яңа елдан соң Лилия аңа тагын шалтыратып, баласы белән кунакка килергә теләвен әйтә. Дусты, әлбәттә, каршы килми. 



«Ул минем янга килгәч, алгы ике теше юклыгын әйтте. Артур сугып төшергән! «Лилия, кач аннан! Ул сине үтерәчәк», - дип мин аңа күп тапкырлар әйттем. Һәм менә нәтиҗәсе. Бик тә кызганыч», - ди Александра Сафина.

Марина Альпакова җәй көне кибеттә очраклы рәвештә генә Лилияне очрата һәм аның битендә, аркасында коточкыч яра эзләре күреп ала. 

«Алар еш кына ач утыра иде. Мин аңа гел ашарга ташыдым, ничек тә булса ярдәм итәргә тырыштым. Кунакка кайчан гына килмәсен, күз төбе һәрвакыт кара янган, башы ярылган булыр. Артур аны һәрвакыт кыйный иде, моны һәркем раслый ала. Артур психик яктан сәламәт түгел. Ул аннан ник аерылып китмәгәндер, моны беркем дә белми. Без аңа һәрвакыт: «Ул сине үтерәчәк!» - дип әйтә идек. Ә ул көлә генә: «Үтерми, барысы да яхшы», - дип искә ала Марина.



Лилиянең танышларыннан беркем дә аның өйдәш иреннән ни өчен китмәвен аңлый алмый. Үле хәбәрен ишеткәч, дуслары һәм танышлары акча җыярга керешә. Яшь хатынны аның туган көнендә – 28 октябрьдә җирлиләр. Хәзерге вакытта өч сабые да (ике яшьлек кызына ДЦП диагнозы куелган) шәһәр балалар хастаханәсенең төрле бүлекләрендә дәвалана. Аларның хәле тотрыклы. 
Сабыйларны кайгыртучылар бар

«Ике яшьлек кызы бездә ята, хәле тотрыклы. Туганнарының килеп тә басканы юк. Бер тапкыр мәрхүмәнең ике дус кызы килде. Таныш түгел кешеләр памперслар, бала ризыклары, дымлы салфеткалар китерә. Дарулар да кирәк, сабыйның гемоглобины түбән», - ди Бөгелмә Үзәк район хастаханәсенең икенче бүлеге өлкән шәфкать туташы Елена Панарина.

Кече кызының да хәле яхшыруга таба бара. Өч яшьлек сабыйны хастаханәгә авыр хәлдә китерәләр, әмма табиблар аны терелтү өчен кулыннан килгәннең барысы да эшли. 

«Балага дарулар кирәк. Бүген күпләр шалтыратты, мин аларга күзгә тамызу өчен дару, витамин һәм памперслар кирәк дип әйттем. Сабыйларга махсус ризык бирәбез, ул бездә җитәрлек. Баланың хәле акрынлап тотрыклана. Ул берничә көн ашамаган, хәле начар иде», - ди Бөгелмә Үзәк район хастаханәсе балалар поликлиникасының өченче бүлеге мөдире Әлфия Зәкиева.

Бөгелмә активистлары да Лилиянең балаларын кайгырта. Алар социаль челтәрдә махсус төркем булдырган, сабыйларның хәлен беләләр, азык-төлек, уенчыклар, памперслар, бала чүпрәкләре, дарулар китерәләр. Алар арасында Бөгелмәдә яшәүче Наилә Хөсәенова да бар. Ул мәрхүмә белән таныш булмаса да, социаль челтәрдә урнаштырылган мәгълүмат белән танышкач, бу хәлгә битараф кала алмаган.

«Памперслар, уенчыклар җыеп хастаханәгә илттем. Мөдиргә шалтыратып, тагын нәрсәләр кирәк, дип сорадым. Витаминнар һәм дарулар алып, кичен тагын хастаханәгә барачакмын. Кичә шәфкать туташы белән сәйләштем. Ул балалар хастаханәгә авыр хәлдә, ач килеш китерелде, ди. Мин аларның киләчәге өчен борчылам. Сабыйлар бик тә кызганыч. Аларның барысын да бер гаиләнең тәрбиягә алуын телим», - ди Наилә Хөсәенова. 


Балаларны тәрбиягә алырга риза булган гаилә эзлиләр

Бөгелмә районы Башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, шәһәр хакимияте Лилия Гадиеваның балаларын язмыш кочагына ташламаячак. Анда билгеләп үтүләренчә, сабыйларның хәле яхшыруга таба бара, алар хастаханәдә дәвалана. Опека органнары балаларны тәрбиягә алырга риза булган гаилә эзли. 

«Барлык балаларны да гаиләләргә урнаштырабыз, болары да искәрмә булмаячак. Бездә балалар еш кына ата-ана җылысыннан мәхрүм кала һәм ятимнәр сафын арттыра. Дөньясы шундый. Бер баланы да язмыш кочагына ташламыйбыз. Кандидатлар бар инде, сабыйларга яңа әти-әни табачакбыз», - ди Бөгелмә районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Надежда Кузнецова.

Лилиянең балалары дәвалана торган медицина учреждениесеннән хәбәр итүләренчә, сабыйларның әтиләрен күргәннәре дә юк, чөнки ул эзләүдә. Әмма хокук саклау органнарында бу мәгълүматны кире кактылар. 

«Әлеге факт буенча «Кеше үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды. Җинаять эше буенча шикләнелүчеләр юк, хатынның ни сәбәпле үлүе әле ачыкланмаган. Лилиянең өйдәш иреннән сорау алдылар. Хәзерге вакытта безнең аңа карата бернинди дәгъвабыз да юк. Хатынның ни сәбәпле үлүе бер айдан соң суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк», - дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Ул билгеләп үткәнчә, җинаять эше тиешле чаралар комплексын үтәү һәм әлеге вәзгыятькә ачыклык кертү максатыннан кузгатылган. Хәзерге вакытта төрле версияләр тикшерелә.

Балалар мәрхүмә әниләре янында берничә көн дәвамында ашамыйча-эчмичә ничек торгандыр, анысы әлегә сер булып кала. Лилиянең кайбер танышлары раславынча, бу көннәрдә аны әтиләре ашаткан. Күршеләре һәм танышларыннан сөт сораган, сөйгәне үлеп яткан фатирга балалары янына кереп-чыгып йөргән. Моның дөресме-юкмы икәнлеген хокук саклау органнары ачыклаячак.

чыганак: http://intertat.ru/society/alar-esh-kyna-ach-utyra-ide-b-gelm-d-k-pbalaly-ana-lemend-kem-gaeple/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар