Праймериз көне билгеле

Татарстан Президенты сайлауларында катнашырга дәгъва иткән кандидатлар сайлаучылар белән 27 июньдә очрашачак. Әлеге датаны Татарстан Президенты вазифасына лаеклы кандидатны тәкъдим итү өчен алдан тавыш бирү үткәрү буенча инициатив төркемнең чираттагы утырышында билгеләделәр.
Мәгълүм булганча, быел 13 сентябрьдә узачак Татарстан Президенты сайлауларына “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге үз кандидатын партия эчендә алдан тавыш бирү юлы белән тәкъдим итәчәк. 13 майдан 5 июньгә кадәр алдан тавыш бирүне үткәрү буенча инициатив төркемгә Татарстанның “Бердәм Россия” партиясе белән хезмәттәшлек итә торган иҗтимагый оешмалары дүрт кандидатны яклап мөрәҗәгать итте. Алар – Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм сәясәтче Олег Морозов. Рөстәм Миңнехановны унике иҗтимагый оешма, ә калганнарны берәр оешма тәкъдим итте. Бүген Казанда инициатив төркемнең чираттагы утырышында шушы дүрт кешедән торган кандидатлар исемлеге, аларның сайлаучылар белән очрашу көне, сайлаучылар һәм исәпләү комиссиясе исемлекләре расланды. Шулай ук сайлау бюллетене һәм исәпләү комиссиясенең йомгаклау беркетмәсе формалары кабул ителде.
Татарстанның 33 иҗтимагый оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән сайлаучылар исемлегенә “Бердәм Россия” партиясе ягыннан – 818 кеше, иҗтимагый оешмалардан 818 кеше кергән. Араларында пенсионерлар, укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә, гомумән, бөтен социаль катлау вәкилләре бар. Исәпләү комиссиясендә 35 кеше эшләячәк, комиссиянең рәисе итеп Татарстанның ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәбир Иштирәков сайланды.
Инициатив төркемнең җитәкчесе Илгиз Хәйруллин сүзләренчә, кандидатларның сайлаучылар белән очрашу көне 27 июньгә билгеләнә.
– Бу чарада бик күп кеше катнашу сәбәпле, зур бина кирәк, халыкны Казанның Теннис үзәгенә җыярга ниятлибез. Очрашу вакыты яки урыны үзгәрә калса, әлбәттә, бөтен кешегә алдан хәбәр ителәчәк. Кандидатларга тиешле мәгълүматлар аларны тәкъдим иткән иҗтимагый оешмалар аша җиткереләчәк. Шулай ук праймеризга кагылышлы бөтен яңалыкларны www.праймериз–рт.рф сайтыннан да карап барырга мөмкин. Очрашуның регламенты буенча, һәр кандидатка чыгыш ясар өчен 20 минут вакыт биреләчәк, тагын 10 минут сорауларга җавап бирү өчен каралган. Кандидатларның чыгыш ясау чираты аларны инициатив төркемгә Татарстан Президентына кандидатлыкка кандидат буларак тәкъдим итү вакытына карап төзелә: беренче – Рөстәм Миңнехановка, аннан соң Сергей Батинга, Марат Әхмәтовка һәм Олег Морозовка сүз биреләчәк, – дип ачыклык кертә Илгиз Хәйруллин.
Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатларның рейтингы ачыкланачак һәм анда дүрт кандидаттан өчесенең генә исеме урын алачак. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге 4 июльдә үткәрәчәк конференциядә әлеге рейтингка таянып, Татарстан Президенты вазифасына үз кандидатын тәкъдим итәчәк.
Алдан тавыш бирү барышын Россия һәм Татарстанның 33 гаммәви мәгълүмат чарасы яктыртыр дип көтелә.
сылтама: http://intertat.ru/tt/xakimiyat-tt/item/45384-praymeriz-k%D3%A9ne-bilgele.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Вәгъдә йөзеге Җамалия әби җырлый-җырлый җеп эрли. Тәрәздән кергән кояш нурлары аның ак яулыгына, кара бөрчекләр төшерелгән ситсы күлмәгенә төшә...
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.