Пенза ханымнары яңа ризык пешерергә өйрәнде

Пенза «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы үзбәк самсасы пешерү буенча мастер-класс уздырды.
Пенза өлкәсенең «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы тагын бер чара уздырды. Үзбәк кухнясын өйрәнү буенча иде ул. Аны Каменка районындагы «Ак тау» (Белая гора) исемле ял базасы кафесының кухнясында уздырдылар. Мастер-классны үзбәк кухнясының остасы Хойрол Муллаҗанов алып барды. Чарада катнашу өчен Кикин, Кочалейка, Кобылкин авылларыннан һәм Пенза шәһәреннән хатын-кызлар җыелды.Хойрол үзбәк самсасын пешерү серләрен кызларга бик җентекләп өйрәтте. Мастер-класс ахырында һәр катнашучы самса өчен камыр җәймәсен уклау белән үзе җәеп тә карады. Камыр юка килеп чыксын өчен иң кимендә бер атна өйрәнергә кирәк, диде Хайрол.
Ул пешергән самсаның ничек килеп чыкканлыгын исә табын артында хуш исле чәйләр белән бәяләделәр. Барысына да бик ошады. Хатын-кызлар өйләренә кайткач үзбәк халкының тәмле самсасын пешереп туганнарын сыйларга булдылар.
Мастер-класс вакытында «Ак калфак» рәисе Эльмира ханым Васильева «Ак тау»ның хуҗабикәсенә – Сафура Үмәр кызы Абдрашитовага Оренбург мамык шәле бүләк итте.
Мастер-класста алган тәҗрибә барысы өчен дә бик файдалы булды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.