Логотип
Яңалыклар

​Пенсия арта


2016 елны куллану бәяләренең үсүен исәпкә алып, быелның 1 февраленнән эшләмәүче пенсионерларның 5,4 процентка (уртача 680 сумга) пенсияләре артачак. Республикада бүгенге көндә 1 миллион 200 мең пенсионер яши. Эшләмәүчеләр саны – 800 мең. Иминлек пенсиясен билгеләгәндә исәпкә алына торган пенсия коэффициенты 78,28 сум тәшкил итә.
Эшләүче пенсионерларга индексация, эшләүләреннән туктаганнан соң,  өч ай узгач үткәреләчәк. Мисалга, 2017 елның 1 гыйнварыннан эштән киткән пенсионерларга ул 1 майдан булачак. 1 октябрьдән һәм 1 февральдән хезмәт эшчәнлеген туктатучыларга пенсия ике индексацияне исәпкә алып түләнәчәк.
Шуның белән бергә айлык акчалата түләү (ЕДВ) дә 5,4 процентка артачак. Бу максатларга 9 миллиард сум акча тотылачак.
Моннан тыш, мәетне җирләүгә пособие күләме дә 5562,25 сумга җитәчәк. Быелның 1 апреленнән социаль пенсия дә артачак. Ә эшләүче пенсионерларның иминлек пенсияләренә исәп-хисап, гадәттәгечә, август аенда ясалачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар