Логотип
Яңалыклар

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова телевизион алып баручы?!

Аңа беренче каналда эфирга чыгучы «Ледниковый период» шоуын алып барырга тәкъдим иткәннәр.

 

Sport24 хәбәр итүенчә, Олимпия чемпионына "Ледниковый период" телешоуында алып баручы булырга илнең төп каналыннан тәкъдим кыш көне үк килгән. Озакка сузылган сөйләшүләрдән соң Алинә ризалык биргән. Ул шоуны икенче бер чемпион - Алексей Ягудин белән алып барачак.

"Беренче канал белән Заһитова килешсәләр, әлбәттә, Алина өчен бик шат булачакмын! Бу безнең иң яхшы проект! Аны бик яратып карыйлар. Тапшыру эфирга чыга башлагач фигуралы шууның дәрәҗәсе артты. Спортның әлеге төренә мәхәббәт ил буйлап таралды. Алина анда шумаячак, үзен телевизион алып баручы буларак сынап караячак", - дип шәрехләде илнең атказанган тренеры Татьяна Тарасова яңалыкны.

Алинә әлегә кадәр спорттагы карьерасын туктату хакында хәбәр итмәде. Сезонга Россия җыелма командасы составында исәпләнеп керә, әмма аның катнашында бернинди старт та игълан ителмәде. Алып баручы булса, мөгаен, ителмәс тә.

Фото sport.ru cайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар