Логотип
Яңалыклар

Очрашу урыны – Бауман!

Быел «Мин татарча сөйләшәм» чарасы 13 нче тапкыр узачак. Очрашу урыны да, вакыты да үзгәрмәде – 26 апрель, Казан шәһәре, Бауман урамы, кичке дүрттә!
Яшьлек рухында, креатив дулкында, туган тел мохитендә кайнарга телисез икән – килегез. Көн дә сәхнәдән күреп күз ияләнмәгән яңа чыгышлар, яңа юнәлешләр белән дә танышу мөмкинлеге булачак.
 
Ә шулай да, нәрсә соң ул  МТС – «Мин татарча сөйләшәм»? Юк, элемтә операторы белән бутамаска! Ул – актив гражданлык позициясе, яңа форматларны сынау, яшьләрне иҗтимагый эшкә тарту, күңел ачу, шәһәр берләшмәләре.  

«Мин татарча сөйләшәм» – тулысы белән яшьләр җилкәсендә – Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган чара. Яшьләр булгач, эш ысуллары да яшьләрчә.
Автойөреш;
Интернет татарча сөйләшә;
Флэшмоб;
Велохәрәкәт;
Фатирник;
Китап алышу;
Татарча хатасыз;
Архитекторлар бәйгесе;
Социаль эксперимент;
Шәһәрчеләр кичәсе – менә болар «Мин татарча сөйләшәм» чарасы кысаларында оештырылган яңа форматлар. Кайсылары бик уңышлы, кайсылары килеп чыкмаган...


«Татар-Дозор» квест уены хакында ишеткәнегез булды микән? Аны да шушы яшьләр оештыра. Мәктәп укукчылар, студентлар арасында, ачык һавада уза ул.  Казанның иң зур квест уенында җиңәсен килә икән – татар тарихын өйрән.  Киләчәктә укучылар һәм студентлар белән генә түгел, теләгән һәркем белән дә уйнарга уйлыйлар.

Тәнкыйть тә кирәкле шәйдер. Татар яшьләренең күз уңыннан республикабызның рәсми оешмаларында татар теленең торышы да читтә калмый. Кайсы министрлык яки дәүләт оешмасының сайты фәкать бер генә дәүләт телендә алып барыла, кайсыларында татар телендәге мәгълүмат бармы-бар принцибында гына – боларга антипремия! Татар телен санга сукмаган өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар