Логотип
Яңалыклар

Өч бала ятим калды  

Биектау районында бала тапкан вакытта ана үлә. Аның ун яшьлек улы һәм игезәк кызлары ятим калды. 

 

 

 Биектау районында бала тапкан вакытта ана үлә. Аның ун яшьлек улы һәм игезәк кызлары ятим калды. 

 Радик белән Дилә Фәтхуллиннар игезәк кыз балалар көтә. Алар әле шушы көннәрдә генә никахларын рәсмиләштергән булган. Радик – Диләнең икенче ире. Беренче гаиләсеннән Диләнең 10 яшьлек улы үсә. Социаль челтәрләрдә дуслары язуларына караганда, Дилә сабыйларын республика клиник хастаханәсендә табарга тиеш булган. Вакытыннан алда  тулгагы башланган хатынны Биектау хастаханәсендә калдыралар. Беренче баласынул  үзе таба, икенчесен кесерево кисеме юлы белән ярып алалар. Ире Радик сүзләренә караганда, Диләнең яралгы сыекчасы канына кушылып, каны бозыла. Яшь ана аңын югалта. Табиблар барлык чараларны күрсәләр дә, аны коткарып кала алмыйлар.  Диләнең әти-әниләре юк. Апасы гына гына бар. Радикның да әнисе вафат. Кызларны Ләйсән апалары йортына алып кайтачаклар. Дилә теләгәнчә сабыйларга Асылъяр һәм Айзилә дип исем кушканнар. Фаҗига килгән гаиләнең дуслары, аларга ярдәм итү максатыннан акча җыя башлаган. Яшьләрнең үз фатирлары да булмаган.  

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызганыч. Счёт номеры булса ярдэм итэр идек

    Хәзер укыйлар