“Һөнәр” VII Бөтенроссия яшь режиссура фестивален уздыру көннәре тәгаенләнде

Фестиваль яшь режиссерларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Чарада 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки, ул яшьне узган булса, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел эчендә сәхнәләштерелгән спектакльләре катнашырга хокуклы. Тамашачылар игътибарына соңгы 2 театраль сезонда куелган спектакльләр, премьералар тәкъдим ителә.
VII фестивальнең географиясе Казаннан тыш, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Санкт-Петербург, Уфа, Ижевск шәһәрләрен колачлый. “Һөнәр” программасына татар, рус, башкорт, мари һәм удмурт телләрендә 18 спектакль кертелгән. Аларны 7 театраль мәйданда тамаша кылырга мөмкин булачак: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында, Казан дәүләт Рус яшь тамашачылар театрында, М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында, “Угол” иҗат лабораториясендә.
Һәр спектакльдән соң фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе, журналистлар, спектакльнең иҗат төркеме һ.б. катнашында фикер алышу үтәчәк, диелә Г. Камал театры матбугат хезмәте хәбәрендә.
Искәртеп үтәбез: I “Һөнәр” фестивале 2009 елның декабрендә Казанда Г.Камал театры инциативасы һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырылган иде. Беренче фестивальдә 6 яшь режиссер катнашты. Шул елдан башлап, һәр декабрь саен Татарстанның яшь режиссерлары үз эшләрен “Һөнәр”дә тәкъдим итә. Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Театр әһелләре берлеге, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры тарафыннан оештырыла.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/05/115249/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.