«Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумы

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә беренче мәртәбә уздырылучы «Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумында катнашты.
Форумын оештыручы һәм инициаторы – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге. Очрашу максаты – Мәскәү төбәгенең яшьләр берлекләрен җыю, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә өндәү. Чара Татарстан АССР оешуга 95 һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга багышланган.
Чарада катнашкан барлык яшьләр – Татарстан Республикасында яисә Россия төбәкләрендә туган татарлар. Һәр Мәскәү югары уку йортында диярлек, татарстанлыларны һәм татарларны берләштерүче клублар бар. Алар барысы да Яшьләр советына керәләр, ул Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган.
«Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумы барышында яшьләр Рөстәм Миңнехановка кызыксындыручы темаларга сорауларын бирә алдылар. Аерым алганда, Татарстан Президентын Мәскәү дәүләт университетына татар студентларга кунакка чакырдылар, ә Мәскәүдә армиядә хезмәт итүче татарстанлылар республика тарафыннан ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.
Форумда катнашучыларны шулай ук яшьләргә ярдәм программалары, эшкә урнашу һәм карьера мәсьәләләре кызыксындырды. Рөстәм Миңнеханов «Талантлар белән стратегик идарә итү» республика программасы, “Алгарыш” программасы турында сөйләде.
Актив яшьләр укуны тәмамлаган яшьләрне ничек итеп Татарстанга – ватаннарына кире кайтару турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.
Очрашуда үрнәк булырлык кешеләр дә катнашты – ветераннар, атказанган табиблар һәм төзүчеләр, дин әһелләре. Аерым алганда, РФ Диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы Равил хәзрәт Гайнетдин Рөстәм Миңнехановка Мәскәүнең Җәмигъ мәчетен төзүдә ярдәме өчен (Татарстан акчалата һәм оештыру ягыннан ярдәм итә) рәхмәт белдерде, һәм төзелеш тәмамлангач, ачу тантанасы булачагы туныда хәбәр итте.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга милли татар календарен бүләк иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бүген яңгыраган бөтен тәкъдимнәрне эшкә алырга сүз бирде.
Сылтама: http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/125073

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.