Логотип
Яңалыклар

​Мөселман кинофестивалендә – «Милли конкурс» номинациясе

Быелгы XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстан режиссерлары өчен махсус «Милли конкурс» номинациясе булдырылды. Анда республикада төшерелгән ун фильм катнаша.

«Милли конкурс» номинациясе тамашачыда да зур кызыксыну тудырды. Җирле режиссерлар төшергән фильмнар аншлаг белән уза, залда утырып түгел, басып торырга да урыннар юк. Бу номинациядә әле моңарчы исемнәре ишетелмәгән фильмнар белән беррәттән, «Айсылу», «Тапшырылмаган хатлар» кебек Татарстан тамашачысына яхшы таныш фильмнар да катнаша.

6нчы сентябрьдә Татарстан режиссеры Юлия Захарова үзенең «Хәлимә» дип аталган уен фильмын тәкъдим итте. «Республикада сценарийлар конкурсы игълан ителгәч, катнашып карарга уйладым. Сюжет үзеннән-үзе туды. Яшүсмерләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр хакында ул. Фильмда яулыклы мөслимә кыз белән аның классташлары арасындагы мөнәсәбәтләр тасвирлана. Тик бу – яшүсмерләр арасында килеп чыга торган низагның бер төре генә. Чынлыкта, алар бик күп төрле. Без бер күрсәткечне генә алдык. «Хәлимә» – дөньяви дәүләт белән шәхес ирегенең каршылыгы турындагы фильм», – дип сөйләде режиссер Юлия Захарова.

Фильмда профессиональ актерлар белән беррәттән, актерлык белеме булмаган кешеләр дә катнашкан. Режиссер алар белән аерым өйрәнү дәресләре үткәрүләре турында әйтеп китте. Картинада К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Рөстәм Гайзуллин, Г. Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Рәмзия Закирҗанова, шулай ук Татарстанның атказанган артисты, җырчы Айгөл Бариева да катнашкан. Ә төп рольне Рамил хәзрәт Юнысның кызы Хәдичә башкара. «Безгә бөтен Казан ярдәм иткәндәй булды. Шулай булгач, бөтен Казанга рәхмәт», – дип белдерде режиссер.

Юлия Захарова әйтүенчә, бу әле фильмның премьерасы түгел, бер версиясе генә. Әле ул монтаж өстәлендә шактый үзгәреш кичерәчәк, мөселман кинофестивале тамашачысына күрсәтелгәненнән бөтенләй үзгә дә булып куярга мөмкин. Ә рәсми тәкъдим итү кичәсе октябрь-ноябрь айларында булыр дип ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар