Логотип
Яңалыклар

“Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең Балык бистәсе районындагы утырышы

Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасында бала хокуклары яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Сәламәтлек саклау министрлары урынбасарлары, УФСИН вәкилләре, дистәләгән районнардан килгән опека һәм попечительлек бүлекләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашында үткәрелгән бу очрашуда телгә алынган һәр сүз, һәр җөмлә башка китереп суккандай яңгырады. Көн үзәгенә куелган мәсьәләләр турында фикер алышучылар артык нечкәләнеп, нәзакәтлелек күрсәтеп тормадылар: бүгенге хәлне ничек бар, шулай аңлатып бирделәр. Ә ачыктан-ачык сөйләшкәндә, бигрәк тә дәррәү кузгалганда, кыенлыктан чыгу юллары, һичшиксез, табыла ул. Кайнар бәхәсләр белән барган бу эшлекле сөйләшү шуның саллы үрнәге булды да.
Утырышта яңгыраган тәкъдимнәрнең һәрберсе – балаларны ятимнәр йортларына бирү тәртибенә җитди контроль урнаштыру да, балигъ булмаганнар өчен тернәкләндерү үзәге булдыру да, алкоголизмны мәҗбүри дәвалау да, балаларның ял вакытларын оештыру юнәлешендә булган чаралар да, ведомствоара мөнәсәбәтләрне көйләү, бер-береңне аңлап, бер сүздә булып эшләү дә... Баланы ишетү өчен күп тә кирәкми икән. Ә бары үз бурычыңны, үз вазифаңны вакытында, намус белән башкарырга, килеп туган хәлгә үз балаңның язмышы хәл ителгәндәй карарга гына кирәк.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар