Логотип
Яңалыклар

​Әмирхан Еникигә – 110 ел

12 февраль көнне Камал театрында Әмирхан Еникигә 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтәчәк. Башлана 19:00 сәгатьтә.

Татар әдәбиятына “Кем җырлады?”, “Бер генә сәгатькә”, “Бала”, “Шаяру”, “Рәшә”, “Саз чәчәге” кебек хикәя-повестьлары, татар күңеленә аксакал, морзалар нәселеннән булган затлы шәхес булып кереп калган Әмирхан ага Еникинең юбилее быел колачлырак итеп үткәреләчәк. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре Фоат Галимуллин,  Гөлфия Гайнуллина, Камал театры артисты Фәнис Җиһанша сөйләде. 

- Әмирхан Еники ныклы татар морзалары нәселеннән чыккан шәхес иде. Ул көнкүрешен тәэмин итәр өчен телен, иманын саткан морзалардан түгел, ә сатмаган өчен ялангач калдырылган, әмма иманын җуймаган нәселдән иде. 

Әмирхан Еники бер генә әсәрен дә социалистик реализм кысаларында язмады. Ул үзенең ирекле иҗат методын булдырды. Гали Халит аны романтик реализм дип бәяләде, - дип сөйләде Фоат Галимуллин Әмирхан Еники иҗатына кыскача бәя биреп. 

Әмирхан Еники иҗатын фәнни яктан тирәнтен өйрәнүче галимә, аның юбилей чараларын оештыручыларның берсе Гөлфия Гайнуллина әдипнең 100 еллыгы чараларының сүлпәнрәк үтүе сәбәпле,  институтның татар әдәбияты кафедрасында аның быелгы юбилеен масштаблырак итеп үткәрү бурычы куелуын әйтте. 

- Һәм без Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институы директоры Рәдиф Җамалетдиновның фатихасы һәм ярдәме белән эшкә тотындык. 

Камал театрындагы әдәби-музыкаль кичәдә аның балалары – Флера һәм Резеда ханымнар, оныклары катнашачак. Кичәнең сценарий авторы – Ркаил Зәйдулла, режиссеры – Илдар Хәйруллин. 

Безнең институт каршындагы “Мизгел” яшьләр театры Әмирхан Еникинең “Рәшә” әсәрен сәхнәләштерә. 

Шулай ук юбилей елы кысаларында Еникинең өч томлыгы эшләнә. Ул фәнни комментарийлар белән баетылган булачак. Аерым әсәрләрен рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итеп бастыру эше бара. Язучының әсәрләре белән аудиокитап форматында да танышырга мөмкин булачак,  - дип белдерде Гөлфия Рәсил кызы. 

Ул, шулай ук, Казанда Әмирхан Еники яшәгән йортка әлегә кадәр мемориаль такта эленмәвен дә әйтте. “Мемориаль такта элү турында карар кабул ителгән, акча бүленәчәге турында мәгълүм булды”, - дип белдерде галимә. Юбилей чаралары планына кермәсә дә, Казанда Әмирхан Еникинең музеен булдыру теләге барлыгын да җиткерде Еники иҗатын пропагандалауга зур өлеш керткән Гөлфия Гайнуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар