Министрлыкларның 2019 елга билгеләнгән өстенлекле максатлары өчен тавыш бирү башланды

Сынау проектында Татарстанның Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары катнаша.
 

Татарстанда республика министрлыкларының 2019 елга билгеләнгән төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен тавыш бирү башланды. Аеруча өстенлекле максатларны  ТР дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү ярдәмендә республика халкы билгеләячәк.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча  проект кысаларында уздырыла. 

Проектта республикада яшәүчеләр белән аеруча тыгыз бәйләнештә торучы дүрт ведомство - Татарстанның Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары катнаша. Аларның экспертлары киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча сиксәннән артык тәкъдим әзерләгән. Шулар арасында аеруча өстенлекле булганнарын татарстанлылар ТР дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү ярдәмендә билгеләячәк.

 

Тавыш бирүдә катнашу өчен дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка кереп, тиешле сораштыруны сайлау һәм иң мөһим дип тоелган вариантларны билгеләү дә җитә. Шул ук вакытта министрлыклар тарафыннан тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычларның яртысын сайлап алырга яки үз вариантыңны да күрсәтергә мөмкин. Тавыш бирү 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр хакында ведомстволарның иҗтимагый советларында фикер алышачаклар. Нәтиҗәдә, һәр министрлык өчен 2019 елга 5-7 өстенлекле бурыч билгеләнәчәк.

Проект программа документларын исәпкә алып, киң җәмәгатьчелек, экспертлар һәм халыкны җәлеп итеп, дәүләт хакимияте органнарының аеруча мөһим юнәлешләрен һәм эш индикаторларын билгеләүгә юнәлдерелгән. Аның төп оештыручысы – ТР Иҗтимагый палатасы.

Тавыш бирү төгәлләнгәч, проектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Төбәктә яшәүчеләр куелган максатлар һәм бурычларга ирешүне контрольдә тота алачак.

  • Татарстанда гамәлдә булган халык фикерен исәпкә алу һәм аны хакимият белән диалогка җәлеп итү алымнары арасында «Халык контроле» һәм «Халык инспекторы» мәгълүмат системаларын, медицина һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәяләү сервисы, шулай ук ТР закон проектлары хакында иҗтимагый фикер алышу, коррупциягә каршы бәйсез экспертиза һәм республиканың норматив-хокукый актлары проектлары турында иҗтимагый фикер алышу буенча сервисларны атап үтәргә мөмкин. 

 

сылтама: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/19/173730/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 9 август 2022 - 17:46
    Без имени
    Хатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!
    Кияү кызыбызны кыйный?
  • 9 август 2022 - 23:11
    Без имени
    Кем нэрсэ язасы килэ шуны яза, без укыйбыз вахыт эрэм итеп
    Асылташ
  • 9 август 2022 - 09:35
    Без имени
    Ряхмят!Бик яхшы язасыз
     Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
  • 9 август 2022 - 11:39
    Без имени
    Бигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышлар
     Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
  • 8 август 2022 - 12:19
    Без имени
    Ирегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыни
    Кияү кызыбызны кыйный?
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда