Логотип
Яңалыклар

«Мини-Мисс Татарстан-2019» – Айсылу Гарифуллина


Балалар арасында матурлык һәм талантлар республика бәйгесендә «Мини-Мисс Татарстан-2019» титулына  Казаннан  ун яшьлек  Айсылу Гарифуллина ия булды. Финалга 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге 29 кыз чыккан иде. Айсылу жюрины матурлыгы, татар кызларына  хас тыйнаклыгы, тәрбиялелеге, озын толымнары белән яулады.



Мәктәптә гел «биш»ле билгесенә укудан тыш, ул җыр, бию белән шөгыльләнә, «Созвездие-Йолдызлык» республика бәйгесендә катнаша. Быелгы мини-мисс туган телендә дә матур итеп сөйләшә.  Визит карточкасын да өч телдә – татар,  рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим итте. Айсылуның хыялы – «Казан» бию ансамбленең солисткасы булу. Хәзергә ул  Мәскәүдә үтәчәк бөтенроссия  бәйгесендә Татарстан данын якларга әзерләнә.   Хыялларың тормышка ашсын, Айсылу!  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар