Логотип
Яңалыклар

Милли музыкаль премия быел тапшырылырмы?!

Чыршы бәйрәме, Яңа ел маҗаралары белән бергә кышның тагын бер зур вакыйгасы – декабрь аенда төрле музыкаль премияләр тапшыру тантаналары уза башлый. Әмма узып баручы 2020 ел тормышка шактый үзгәрешләр кертте. Купшы кунаклар җыела торган «Татар җыры» тантанасы быел бөтенләй уздырылмый, икенче елга күчерелә дип беләбез. Ә менә «Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль  премиясен тапшыру тантанасын һәркем күрә алачак. Концертны  онлайн форматта турыдан-туры трансляциядә «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалында һәм интернет киңлекләрендә карап булачак.  

«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап, алтын фондка кертү. Премиягә ия булган җырлар тамашачының фикеренә таянып сайлап алына дип белдерә оештыручылар. 
Журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясенә килгән җырчылар буш залда җырлау уңайсыз, җанлы тамашачыны сагындык дип белдерде. «Буш залның энергетикасы аерыла, кайвакыт репетиция кебек кабул ителә. Шуңа күрә андый вакытта төшерүче операторларга карап булса да җырларга тырышам», – диде Ришат Фазлыйәхмәтов. 
Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов «Болгар радиосы» Музыкаль премиясен беренче тапкыр 2015 елда алганнар. Быел алар дуэт буларак катнашалар. «Җырларны премия алыр өчен махсус җырламыйбыз, – ди Гөлсирин. – Кайсы җырны күңел белән яратып башкарасың, халык шуны кабул итә, үзе сайлый». Азат Абитов беренче Музыкаль премиясен үзе өчен зур трамплин булуын билгеләп үтте. 
Очрашуда  журналистлар арасында җырчы һәм сүз остасы Алмаз Хәмзин дә бар иде. Ул премия тапшыру тантаналарының барысы да бертөрле булуын, анда бер үк җырчылар катнашуын искәртеп узды. «Ни генә эшләсәгез дә, максатыгыз милләткә хезмәт итү булсын иде!» – дип, яшьләргә үз фикерен белдерде ул. 
VIII Милли музыкаль  премия тапшыру тантанасын элеккечә үк «Пирамида» концертлар залында узачак. «Радиотыңлаучыларыбыз концерт барышын «Болгар радиосы» дулкыннарында да тыңлый ала», – диде «Болгар радиосы»ның баш мөхәррир-продюсер Илфар Кәримов.
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар