Логотип
Яңалыклар

Медицина битлегең булмаса штраф түлисең

Урамга медицина битлегеннән башка чыксагыз, бүгеннән башлап сезгә штраф салырга мөмкиннәр.  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган бүгенге брифингта  шул хакта әйтелде.  

 

 

Урамга медицина битлегеннән башка чыксагыз, бүгеннән башлап сезгә штраф салырга мөмкиннәр.  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган бүгенге брифингта  шул хакта әйтелде.  

Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары, полиция начальнигы Алексей Соколов соңгы көннәрдә үзизоляция режимын бозучылар бик күп булуы – урамга халыкның күпләп чыгуы турында әйтеп узды. «Алдагы көннәрдә коронавирустан саклану буенча куелган таләпләрнең үтәлешен тикшерү күпкә артачак. Бигрәк тә сәүдә оешмалары күз уңында булачак», – диде ул. 

 

Татарстан Республикасының вице-премьеры, республикада коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб җитәкчесе Ләйлә Фазлыева:  

–  Өйдән чыкканда һәркемнең үзе белән медицина битлеге булырга тиеш. Каршыга кеше килмәгәндә аны төшереп куярга да була, кемдер очраса, шунда ук күтәреп куярга кирәк булачак, – диде.  

Бүгеннән башлап, җәмәгать урыннарында, транспортта йөргәндә һәркем медицина битлеге маска һәм перчатка кияргә тиеш. Шулардан башка беркемне беркая кертмәячәкләр һәм транспортка утыртмаячаклар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар