«Манеж»да ветераннарның портретлары күрсәтелә

«Казан Кремле» музей-тыюлыгындагы «Манеж» күргәзмәләр залында Фәрит Гобәевнең «Бөек Җиңүнең 70 портреты» дигән фотокүргәзмәсе ачыла. Экспозиция Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотоларын үз эченә ала.
Фотопроект кысаларында автор Татарстанның барлык районнарында булган. «Һәр фотосурәт – әлеге гаҗәеп кешеләрнең якты истәлеген саклау өчен тагын бер мөмкинлек! Өч ай эчендә гаять зур эш башкарылды» - ди Фәрит Гобәев. Экспозициядә шулай ук күргәзмә геройларының гаилә архивыннан алынган уникаль фотолар белән дә танышырга мөмкин.
Фотограф проект форматына гына сыеша алмаган: алдан планлаштырганча, портретлар 70 кенә түгел, ә 150гә үк җиткән. Шунлыктан, «Манеж»дагы күргәзмәдән тыш, «Җиңү. Барыбызга да берәү» дигән фотоальбом нәшер ителәчәк. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең барлык фотолары урын алыр дип көтелә.
Проект «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
«Бөек Җиңүнең 70 портреты» фотокүргәзмәсе ачылу уңаеннан күргәзмәгә килүчеләр игътибарына Халыкара конкурслар лауреаты, «Музыка – әйләнә-тирәбездә» Халыкара яшьләр классик музыка фестиваленең сәнгать җитәкчесе Данияр Соколовның концерты тәкъдим ителде.
Сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/44008-%E2%80%9Cmanezh%E2%80%9Dda-veterannarnyi%D2%A3-portretlaryin-k%D2%AFrs%D3%99t%D3%99ch%D3%99kl%D3%99r.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 февраль 2021 - 12:31Без имениЖамалия эби, комеш йозеклэр белэн керден, гургэ . Харис белэн урыннарыгыз булсын ожмах турендэ .!Вәгъдә йөзеге
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.