Логотип
Яңалыклар

​Кышкы универсиададан медальләр белән

Себер йөрәге булган Красноярскийда үткән Кышкы универсиада-2019 Татарстан спортчылары алтын медаль белән кайттылар. Универсиада нәтиҗәләре хакында бүген Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында республиканың спорт министры Владимир Леонов сөйләде. 

 Кышкы универсиадада җәйгесенә караганда спорт төрләре азрак: барлыгы 11 генә. Катнашучылар саны да аермача аз: дистәгә якын илдән өч мең спортчы килгән, 76 комплект медаль уйнатылган. Моны спорт министры Владимир Леонов Кышкы спорт төрләренең популяр булмавы белән аңлатты. Россия җыелма командасына Татарстаннан 25 спортчы эләгә. «Алар барысы да диярлек медаль белән кайтты», – диде министр. Гомумән, Универсиадага Татарстаннан 120 делегат барган. Алар арасында спортчылар да, тренерлар да, волонтерлар да бар. Безнең спортчылар Россия җыелма командасы составында 5 спорт төре буенча көч сынашкан. 4 алтын, 3 көмеш, 1 бронза медаль яулаган. Алтын алып кайткан спортчыларның берсе – сноубордист Милена Быкованың уңышын бик җитди дип бәяләде Владимир Леонов. Көндәшлеккә сәләтле  кызның булачак олимпиада да үзен күрсәтә алуына өмет баглый. Спортчыларның барысы да диярлек Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм  туризм академиясе студентлары. Республикада студентларның 84 проценты спорт белән шөгыльләнә. Академиядә укучыларның 150 гә якыны Россия җыелма командаларында чыгыш ясый. Ректоры Йосыф Якубов Неаполь шәһәрендә узачак Җәйге универсиадага әзерләнә башлаганнары хакында хәбәр итте.  

фото: http://www.krsk.kp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар