Логотип
Яңалыклар

Күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиатуллина васыятен “Гомерләр кайтавазы”на туплаган

“Гомерләр кайтавазы”  китабында үткән һәм бүгенге гасыр вакыйгаларын тасвирлаган тормыш энциклопедиясе дип атап була, дип саный автор.
 Күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист, мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира Һәдиянең (Әдиатуллина) “Гомерләр кайтавазы” дигән 408 битле китабы дөнья күрде. Казандагы “Ярдәм” мәчетенең “Зур Казан” типографиясендә бастырылган китабы белән таныштырып, Әлмира апа: “Бу басманы үткән һәм бүгенге гасыр вакыйгаларын тасвирлаган тормыш энциклопедиясе дип тә атап була. Шул ук вакытта ул бик олы төшенчә – “Ватан” төшенчәсен аңлаткан язмалардан торган җыентык та. Китапта язылганнарны минем васыятем итеп кабул итәргә була. Бу җыентыкта яшәү кадерен аңлаткан бик күп мизгелләр бар. Динебезне, милләтебезне зурлаган, өйрәнгән, аңлаган шәхесләребез дә урын алган”, - ди.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән хәбәр итүләренчә, китап Әлмира апаның 50 еллык журналистлык хезмәтен колачлый. Анда Бөек Ватан сугышына багышланган һ.б. язмалар бихисап.

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар