Логотип
Яңалыклар

Конфедерацияләр Кубогын ачу тантанасында Татарстанны җырчы Алсу тәкъдим итте

Санкт-Петербург шәһәрендә Конфедерацияләр Кубогын ачу тантанасы һәм беренче уен булды. Кубокны ачу чарасында татарларның милли бәйрәме – Сабан туен сүрәтләделәр. Чагылдырылган бәйрәм  мизгелләрендә ат чыбышларын, капчык көрәшен, милли киемнәрне күреп, гармун моңын ишетеп була иде.

Татарстанны тәкъдим итүче бу чыгышта Россиянең зур һәм анда көнчыгыш халыклары да яшәвен күрсәтергә теләгәннәр. Шуңа да татар җырлары өчен гадәти булмаган музыканы ишетеп һәм биюләрне күреп була иде. Милли киемнәргә килгәндә, татарлар алтын бизәкләр төшерелгән кызыл һәм яшел күлмәкләрдән иде. Биюнең хореографлары – Станислав Литвинов, Влад Руденко. Курчакларны Нона Булыгина ясаган.

Татарстан чыгышын тәмамлап, Татарстанның халык җырчысы Алсу җырлады. Ул “Ак каен” җырын башкарды.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар