Логотип
Яңалыклар

Кирәксез киемне кая тапшырырга?

Киелгән кием-салым, текстиль әйберләрне җыю өчен Казанда бокслар куела.

Тотылган кием-салым һәм текстиль әйберләрне кая тапшырырга дип баш ватучылар өчен яхшы яңалык: Казанда моның өчен махсус бокслар куела. Андый 35 бокс инде бар, ел ахырына кадәр тагын 35 бокс куелачак. 

Җыелган әйберләрне аралап, яраклылары – икенче кулланылышка, бик искеләре чималга тапшырылачак. «Не просто вещь»  дип аталучы мондый боксларны торак комплексларына, сәүдә үзәкләренә һәм җәмәгать урыннарына куярга ниятлиләр.

Бокслар олылар һәм балалар киеме, җиңел текстиль – урын-җир җәймәләре, сөлге, тәрәзә  пәрдәләрен кабул итә. 

Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород шәһәрләрендә һәм Мәскәү, Ленинград өлкәләрендә шундый 1250 бокс инде эшли. 

Теги: яңалыклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар