Киләсе атна Россиядә эшләми торган атна булачак


Бүген Россия Президенты Владимир Путин коронавирус белән бәйле
рәвештә халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Ул киләсе атнаны эшләми
торган атна булачак дип игълан итте.

«Бер атна ялда хезмәт хакы тулысынча сакланачак», – дип ышандырды
Владимир Путин. Ул шулай ук 22 апрельдә узачак Конституциягә
төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең кичектерелүен хәбәр итте. Яңа дата
табиблар белән киңәшләшкәннән соң билгеләнәчәк. Президент «авыру миңа
тимәс әле» дип йөрмәскә, сакланырга киңәш итте. Барлык предприятие, кече
һәм урта бизнеска икътисадый ярдәм пакеты кабул ителгән. Аерым алганда
салым, имминият түләүләре буенча 6 айга мораторий кертергә тәкъдим итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...